ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 гыйнвар 2023, 11:05

Гомер йомгакларын бергә сүтә-сүтә...

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр, –Авырлыкны бергә җиңдегез.Тормыш сукмагыннан бергә атлап,Алтын туегызга җиттегез.

Гомер йомгакларын бергә сүтә-сүтә...Гомер йомгакларын бергә сүтә-сүтә...
Гомер йомгакларын бергә сүтә-сүтә...

Гомер итү – үргә менү, диләр. Ә үргә менү бер дә җиңел түгел. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең – ышанычлы терәгең булу тормыш сукмакларыннан үтәргә ярдәм итә.
Районыбыз үзенең халкы, матур йолалары белән танылган. Күркәм юбилярларыбыз да аз түгел. Без аларга сокланып, алардан үрнәк алып яшибез. Алар инде күптән балаларын аякка бастырган, бүген оныклар хөрмәтенә төренеп яши. Хәзер мин сезне шундый матур парларның берсе белән якыннанрак таныштырып үтәм.
Ярты гасыр бергә гомер кичергән Ришат Сәмигулла улы белән Гөлнәзирә Әхнәф кызы Вәлиевлар Рапат авылында яши. 50 ел элек бер-берсе белән кавышып, алтын балдаклар алмаша Вәлиевлар. Гомер сукмакларыннан бер-берсен ихтирам итеп, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген алардан бәхетле кеше юктыр, мөгаен, хәтта янәшәләрендә биш оныклары да үсә. Ә инде иң татлысы, иң баллысы – көтеп алган бердәнбер туруннарына сөенеп туялмый алар.
Ришат абый белән Гөлнәзирә апаны авылда бик хөрмәт итәләр. Алар гомерләрен авыл хуҗалыгында хезмәткә багышлап, “Карл Маркс” исемендәге колхозда тынгысыз хезмәт салган. Гөлнәзирә Әхнәф кызы – хисапчы, Ришат Сәмигулла улы шофёр булып эшлиләр.
Күркәм юбилейлары белән аларны Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, эшләр идарәчесе Рәйханә Марвән кызы Смакова, авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Рива Рәис кызы Шәйморатова һәм мәдәният хезмәткәрләре котлады. Биләмә башлыгы юбилярларга иң изге теләкләрен җиткереп, республика Башлыгы Радий Хәбировның Котлау хатын, бүләк тапшырды.
Алтын туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, матур гомер кичереәләр. Шушы күркәм тормышның рәхәтен күреп, балалары, оныкларының бәхет-шатлыкларына төренеп, тагын да озак еллар яшәргә насыйп булсын аларга, дибез.

Гомер йомгакларын бергә сүтә-сүтә...
Гомер йомгакларын бергә сүтә-сүтә...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас