ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 гыйнвар 2023, 11:35

Хак дин тәгълимәтләрен тотып

Раштуа – христиан динен тотучылар өчен Алланың җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручының туган көне.

Хак  дин  тәгълимәтләрен тотыпХак  дин  тәгълимәтләрен тотып
Хак дин тәгълимәтләрен тотып

 

Әлеге бәйрәм төнен христианнар чиркәүләрдә иртәнгә кадәр гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары истәлеген хөмәтләү өчен шәмнәр яндырып, язык-гөнаһларны ярлыклау кичерүне сорап каршы алалар. Чиркәү һәм йортларда кабызылган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта дигән ышану бар.

         Чакмагыш районында мөселман кардәшләр белән бергә православие динен тотучылар да дус-туган мөнәсәбәтләрдә яши. Шуңа күрә барчабызга да Ураза, Рамазан, Раштуа, Хач ману уртак бәйрәмнәр булып тора.

         Гайсә пәйгамбәрнең дөньяга килүе белән бәйле гыйбадәт кылу чарасы гадәттәгечә Юмаш авылында урнашкан чиркәүдә уза. Бу бәйрәмнең биредә үткәрелүе аеруча фәһемле, чөнки ул нәкъ менә Гайсә Коткаручының тууы исемен йөртә.

         Хак динен тотучы кардәшләребезне котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов та килгән иде. Алар үз чыгышларында якташларыбызны изге бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итте, тормышларында бәхет-шатлыклар өелеп торуын, эшләрендә уңышларга ирешүләрен, озын гомер итүләрен теләде. Барчабыз да Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исәнлеге хакында догада булыга кирәклеге очрашуның буеннан-буена искә алынды.

         Дин әһеле Евгений Ионов һәм аның тормыш иптәше Надежда ханым тарафыннан христиан кардәшләребез өчен төрледән-төрле гыйбадәт чаралары һәрдаим үткәрелеп тора. Атакай бәйрәмгә җыелучыларга Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Кириллның сәлам хатын укып ишеттергәч, бөтен кирәкле йолаларны үткәрде.

         Чиркәү каршында оештырылган түгәрәкләрдә балаларның да шөгыльләнүе аеруча сөендерә. Алар Гайсә пәйгамбәр турында шигырьләр, җырлар өйрәнеп, авылдашларына күркәм концерт программасы да күрсәтте. Бәйрәм уңаеннан очрашу чәй табыны белән тәмамланды.

         Хак динен тотучы барлык якташларыбызны изге көннәре белән чын күңелдән тәбриклибез! Татулык һәм тынычлыкта бергә булып, бердәм булып, яңа үрләргә ирешеп яшәргә насыйп әйләсен Ходай!

Хак  дин  тәгълимәтләрен тотып
Хак  дин  тәгълимәтләрен тотып
Хак  дин  тәгълимәтләрен тотып
Хак  дин  тәгълимәтләрен тотып
Хак  дин  тәгълимәтләрен тотып
Хак дин тәгълимәтләрен тотып
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас