+22 °С
Яңгыр


Музейга нигез салучы – данлыклы спортчы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы һәм тренеры, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, СССР спорт мастеры Фидрат Авзал улы Гыймаев. Балалар Чакмагыш районында хоккейның барлыкка килү һәм үсеш тарихы, шулай ук музей экспонатлары: фотосүрәтләр, значоклар, медальләр, грамоталар, кубоклар белән таныштылар. Укучылар экскурсоводның район спортчылары турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.