+22 °С
Яңгыр


Бию түгәрәген исә Гөлшат Илшат кызы Галләмова алып бара. Нәни кызларыбыз әле бер еллап кына олы сәхнәләргә чыкса да, яулаган уңышлары бик күп. Соңгы ай эчендә генә «Йолдызчыклар» ансамбленең кече һәм уртанчы төркемнәре халыкара “Дарование” һәм “Отражение” сәнгать һәм иҗат фестивальләрендә – 1 урын, халыкара “АРТисты” балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр иҗаты фестивале һәм халыкара “Зимний звон” сәнгать һәм иҗат фестивалендә – 2 урыннарны яулады.
Бию коллективларының җитәкчеләре Гөлшат Илшат кызы Галләмова, Жанна Михайловна Ковалева һәр конкурсның оештыру комитетларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Нәни артистларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!