ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 гыйнвар 2023, 11:25

Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!

8-10 гыйнварда Борайда кызлар арасында Башкортстан Республикасының «КЭС-БАСКЕТ»  баскетбол ярышларының  XXV мәктәп укучылары спартакиадасының  финалы  үтте. Безнең районның данын   тренер – физкультура укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкчелегендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы яклады. Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча финалда Нуриман районы баскетболчылары командасы җиңүче булды, икенче урынны  безнең район командасы алды, өченче урынга Тәтешле районы командасы чыкты.

Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!

 

Бүген, 10 гыйнварда призлы урын яулап кайткан өлкән сыйныфларда укучы   кызларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры  Луиза Марсель кызы Абдрахманова, мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләре тантаналы рәвештә каршы алып, мактау сүзләрен җиткерделәр, шатлыкларын уртаклаштылар.

 Кызларны һәм аларның тренеры  Илсөяр Өлфәт кызын  лаеклы икенче урын яулаулары белән котлыйбыз һәм тиздән башкала узачак суперфинал ярышларында да зур уңышларга ирешүләрен телибез!

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Республика чемпионатыннан – призлы урын белән!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас