ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
11 гыйнвар 2023, 10:10

2023 елда безне 121 ял көне көтә

Башкортстан Республикасының Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Яңа ел каникулларыннан соң түбәндәге бәйрәмнәрдә ял итәчәкбез:

2023 елда безне 121 ял көне көтә2023 елда безне 121 ял көне көтә
2023 елда безне 121 ял көне көтә

 

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
21 апрель – Ураза бәйрәм;
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Русия көне;
28 июнь – Корбан бәйрәм;
11 октябрь – Республика көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Ватанны саклаучылар көнендә республика халкы 23 - 26 февраль көннәрендә ял итәчәк. Җиңү көне уңаенан 6 майдан 9 майга кадәр ял көннәре булачак. Ураза-бәйрәмендә 21-23 апрельдә, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә 29 апрель -1 майда, Русия көнендә 10-12 июньдә, Халыклар бердәмлеге көнендә 4-6 ноябрьдә өчәр көн ял итәчәкбез.
Атна уртасында 8 март көне уңаеннан - бер кон ял, 28 июньдә Корбан бәйрәмендә һәм Республика көнендә берәр көн ял булуы көтелә.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас