ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 гыйнвар 2023, 09:25

Йолдызлар безгә ни вәгъдә итә?

11 гыйнварга йолдызнамә (гороскоп) 

Йолдызлар безгә ни вәгъдә итә?Йолдызлар безгә ни вәгъдә итә?
Йолдызлар безгә ни вәгъдә итә?

Кучкар (Овен)
Ниндидер җитди эшегез килеп чыгарга мөмкин. Аны башкарырга тотынгач, үзегезнең булдыра алганыгызга ышаныгыз, чит кеше ярдәм кулы сузса да баш тартмагыз.
Үгезбозау (Телец)
Артык көч куймыйча да, эшегездә зур гына уңышларга ирешерсез.
????Игезәкләр (Близнецы)
Эшегез күп, барысына да өлгерергә тырышыгыз. Ашыкмагыз, кәефегезне төшермәгез. Киресенчә оптимистлыгыгызны саклап, бүгенге көннең вакыйгаларын күтәреп чыгыгыз.
????Кысла (Рак)
Вак-төяк эшләрегезне башкаруыгыз мактаулы, ләкин, бу эшләр сезне алга илтми. Шуңа күрә планнарыгызны чынга ашыра башлап, зур максатларыгызга ирешергә кирәк.
????Арыслан (Лев)
Алдыгызда яңа уңышлы вакыйгалар көтелә, тик ашыгып барысын да бозып бетерә күрмәгез.
????Кыз (Дева)
Зур планнарыгызга бүген кагылмый торыгыз. Ял итеп, уйланып уздырыгыз бүгенге көнегезне.
????Үлчәү (Весы)
Вакытыгызны әрәмгә уздырмагыз, бүген күп кенә уңышларга ирешә алырсыз.
????Чаян Скорпион)
Бүген кызыксындыра торган күп кенә тәкъдимнәр ишетерсез, сайланганда әйбәтләп уйлап бетерегез.
????Укчы (Стрелец)
Бүгенге көнегез гадәти рәвештә, тыныч кына узып китәр, артык борчулар, хәбәрләр көтелми.
????Кәҗәмөгез (Козерог)
Бугенге көнгә артык планнар корырга ашыкмагыз, алар үзгәрергә мөмкин.
????Сукояр (Вололей)
Булганына риза булып торыгыз, сез теләгән зур уңышлар вакыты җиткәч булыр.
????Балыклар (Рыбы)
Җитди сөйләшүләр көтелсә, үзегезне күрсәтергә туры килер.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас