

Бүген 2010-2011 елгы яшь хоккейчылар арасында уздырылган “Алтын шайба” турнирының финал уеннары старт алды.
Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында Чакмагыш районының “Ястребы” командасы белән Уфа районы хоккейчылары очрашты. Киеренке барган уенның беренче периодында безнекеләр көндәшләр капкасына 10 гол кертеп өлгерде. Районыбызның “Ястребы” хоккейчылары моның белән генә туктарга теләмәде: уен 30:0 исәбе белән тәмамланды.
Финал ярышларда Чакмагыш, Миякә, Уфа, Благовар, Балтач, Благовещенск, Чишмә районнары һәм Межгорье ябык административ-территориаль берәмлек хоккейчылары көч сынашачак. Уеннар ике көн дәвам итәчәк.
Бүген 18.15 сәгатьтә безнекеләр Благовар хоккейчылары белән очрашачак. Яшь хоккейчыларыбызга уңышлар теләп калабыз!