ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 гыйнвар 2023, 04:35

Башкортстанның тәүге Президенты Мортаза Рәхимов вафат булды

Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка  88 яшь иде. Ул   1990 елдан 1993 елга кадәр БАССР Югары Советы рәисе, 1993 елдан 2010 елга кадәр – Башкортстан президенты, отставкага киткәч, «Урал» хәйрия фонды җитәкчесе була.

Башкортстанның тәүге Президенты Мортаза Рәхимов вафат булдыБашкортстанның тәүге Президенты Мортаза Рәхимов вафат булды
Башкортстанның тәүге Президенты Мортаза Рәхимов вафат булды

 

 

 «Мортаза Гобәйдуллович вафат. Без үзен тулысынча республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы истәлеге алдында баш иябез», – дип язган Башкортстан Башлыгы  Радий Хәбиров телеграм-каналында.

 

 

 Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: Интернет челтәре

 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас