+28 °С
Болытлы


Әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр.
Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз.
Шушы истәлекле көн уңаеннан Тозлыкуш модельле авыл клубында уен программасы оештырылды. Чарада катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән танышты, конкурсларда катнашты.