+24 °С
Яңгыр


Юл өслеген һәм тротуарларны үз вакытында чистарту гына юл һәлакәтләреннән, фаҗигаләрдән саклап калырга мөмкинлек бирә. Шушы җәһәттән күп кешеләр, хезмәткәрләр, оешмалар көч салды, техника җәлеп ителде. Торак-коммуналь хужалыкның төзелеш-монтаж эшләре мастеры Илгиз Җәвит улы Сакаев җитәкчелегендә шушы оешмада намуслы эшләүче хезмәткәрләр күтәргеч кран ярдәмендә күпфатирлы йортларның түбәләрен боз сөңгеләреннән, калын кардан чистарттылар. Подъездлар янәшәсендә, кешеләргә йөрергә уңайлык булсын дип, карларны көрәп чыктылар. Тротуарларны калын кардан арындыру эшләре әле дә дәвам итә, моның өчен бик күп көч салына.