

20нче гасырда чыршыларны кулдан эшләнгән уенчыклар белән бизәү модада булган. Ә бүгенге көндә фетрдан, тукыма кисәкләреннән, җепләрдән уенчыклар бәйләү, кәгазьләрдән хәтта лего уены берәмлекләреннән ясалган уечыклар белән бизи башладылар. Шулай да күпләребез әле дә картинәйләребездән калган, әниләр сатып алып туплаган уенчыкларны шкаф башыннан ниндидер бер дулкынлану хисе белән алып, хәтирәләргә бирелеп, чыршы бизәүдә файдаланыр өчен Яңа елны көтеп алабыз. Русиядәге иң тәүге чыршы бизәлеше муллыкны күрсәтү өчен эшләнелгән. Шуңа да Яңа ел чыршысын шәмнәр кабызып, алмалар һәм камырдан эшләнгән әйберләр белән бизәгәннәр. А чыршы балкып, ялтырап торсын һәртөрле чагу төсле уенчыклар һәм ялтыравыклар файдаланылган. Болай иткәндә яшел чибәркәй тагын да тылсымлырак һәм бәйрәмчә купшырак төскә кергән. 19нчы гасырның урталарыннан башлап гирляндалар, чыршы уенчыклары, юка фольгадан чылбырлар, мишуралар һәм башка ялтыравыклар җитештерү буенча махсус артельләр эшли башлый. Нәкъ Русиядә чыршыны хатын-кызларның бизәнү әйбере – пыяла муенсалар белән бизи башлыйлар. Аны әзерләүдә бөтен гаилә катнаша: пыяладан өреп ясалган шарсыман уенчыкларны хатын-кызлар буяганнар, балалар җепкә җыйган. Бу һөнәр Клин өязендә киң тарала һәм артабан ул төбәктә “Елочка” фабрикасын ачалар. Бүген дә әле алар гирляндалар җитештереп чыгару белән шөгыльләнә. 1930 еллар азагында чыршыларда әкият геройлары – патша улы Иван, Руслан һәм Людмила, Куян белән Төлке, Кызыл Калфак, Итекле мәче, Крокодил балалары Тотоша һәм Кокоша һәм Доктор Айболит сыннарыннан уенчыклар барлыкка килә башлый. “Цирк” фильмы премьерасыннан соң цирк тематикасына фигуралар ясау популярлаша. Себерне үзләштерү хөрмәтеннән чыршыны полярниклар сыннары белән бизи башлыйлар. Көнчыгыш темасына да уенчыклар барлыкка килә: Аладдин, Хоттабыч карт, Сихерче Черномор. Бөек Ватан Сугышы чорында чыршыны самолетлар, танклар һәм броневик сыннары, хәтта марлядан да уенчыклар ясап бизәгәннәр. Тик 1947 елдан соң гына “тыныч” тематикага уенчыклар чыгара башлыйлар. Яшел чыршыны әкият геройлары, урман җәнлекләре, җиләк-җимешләр, төнге 12не тутырып килгән сәгать, чыршы күркәләре, кыңгыраулар, кечкенә йортлар, космик кораблар, су асты көймәләре, төрле милләт халыкларының милли костюмнарындагы кеше сыннары, йорт һәм кыргый хайваннар, спортчылар сыннары белән бизи башлыйлар. Вакыт узу белән папье-маше, картонаждан ясалган уенчыклар киңрәк тарала башлый.