

Мондый мәрхәмәтлелек акцияләре бигрәк тә Яңа ел, Халыкара балаларны яклау һәм Белем көннәрендә арта төшә. Районыбызда законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү белән шөгыльләнүче структуралар хезмәткәрләре һәм алар белән берлектә эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килүче җәмәгатьчелек советы әгъзалары да бу җәһәттән даими рәвештә үзләренең шәфкатьле, мәрхәмәтле булуларын, башкалар мәнфәгатьләренең үзләренекеннән өстен икәнлеген исбатлап торалар. Яңа ел алдыннан прокуратура, районара һәм мировой суд, Русия Җинаяти-башкарма инспекциясенең хөкем карарларны үтәүгә күзәтчелек оешмасының (УФСИН) Башкортстан Республикасы Дүртөйле муниципальара филиалына караган Чакмагыш районы буенча участогы, район эчке эшләр бүлеге һәм аның каршында эшләп килгән җәмәгатьчелек советы вәкилләре, әлеге учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең ихтыяҗларын искә алып, язмыш тарафыннан кыерсытылган нарасыйлар өчен бәйрәм бүләкләре китереп сөендерде. Төрле яшьләрдәге балаларның интеллектуаль үсе[1]шенә һичшиксез булышлык итәчәк уенчыкларны ул сабыйларның никадәр сөенеп кабул итүләрен күрсәгез иде! Әлбәттә, дәүләт тарафыннан тулы хәстәрлек күрелсә дә, һәр балага өстәмә игътибар күрсәтү кадерле була. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм артабан да авыр хәлдә калган сабыйларга игътибарны йомшартмаячакбыз.