ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 гыйнвар 2023, 06:15

“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды

Районыбызның “Без бергә!” ирекмәннәр командасы Яңа ел бәйрәме чорына исәпләнгән “Йортка – шатлык” инициативасы буенча команда эшчәнлеген тәмамлады.

“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды
“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды


Ай дәвамында волонтерлар Аделина, Алина, Лилия, Гөлнур, Аида һәм Арина Карсылу, Кыш Бабай һәм мультфильм герое Лунтик образларына кереп, өч дистә малай һәм кызның йортларында булдылар һәм аларга күңелле Яңа ел бәйрәмен оештырып, яхшы кәеф, балалар өчен тәгаенләнгән китаплар, энциклопедия, буягыч китаплар һәм төсле каләмнәр бүләк иттеләр.
Әйткәндәй, “Йортка – шатлык” инициативасы “Ярдәм итү һәм бергә эшчәнлек алып бару җиңел” проекты чикләрендәге “Мөмкинлекләр вакыты” конкурсында җиңү яулады. Әлеге проект төбәкнең Бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкиле аппараты ярдәме белән Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: район Яшьләр үзәгенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сайты.

“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды
“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды
“Йортка – шатлык” инициативасы тәмамланды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас