

Кичә өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында турнирның ачылу тантанасы үткәрелде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбызның “Ястребы” һәм күрше районнардан килгән яшь хоккейчылар командаларын сәламләп, аларга уңышлар теләде. Район мәдәняит йорты хезмәткәрләре чарада катнашучыларга җыр бүләк итте.
Тантаналы чарадан соң бозда “Ястребы” командасы белән Благовар районының “Темп” командасы белән очрашты. Уен башының беренче минутларында көчле алыш барды – шайба командалар капкасына керергә ашыкмады. Ләкин районыбызның көчле хоккейчылары бердәмләшеп, көндәшләр капкасына беренче голны кертте. Аңардан соң Благовар районы хоккейчылары капкасына яңадан 19 гол керде. Бу уенда да “Ястребы” команда уенчылары лаеклы җиңү яулады.
“Алтын шайба” турнирының финал ярышлары дәвам итә. Бүген безнекеләр бозда Миякә районы командасы белән очрашачак. Көярмәннәрне 11. 00 сәгатьтә “Чакмагыш-Арена” да көтеп калабыз!