+24 °С
Яңгыр


Иске Яңа елны билгеләп үтү гадәте безнең илдә генә түгел. Бу бәйрәмне элеккеге СССР илләрендә, шулай ук Грециядә, Сербиядә, Черногориядә, Алжирда, Туниста һәм башка күп кенә илләрдә каршылыйлар. Төрле илдә, гореф-гадәтләргә нигезләнеп үзенчә үтә ул. Мәсәлән, Швейцариянең немец телле төбәкләрендә, 13 гыйнварда изге Сильвестр көнен билгеләп үтәләр, Македониядә карнаваллар оештыралар. Уэльс шәһәрендә Хен Галан фестивале уза.
Русиядә, статистика буенча, иске Яңа елны бәйрәм өстәле артында 50 процент халык кына каршылый. Гадәттә бу көн, Яңа елга бизәлгән чыршыларны сүтеп, бәйрәм шаукомыннан арынып, акрын гына ыгы-зыгысыз яңа елга атлау кебек кабул ителә.