

Шушы көн алдыннан Русия Президенты Владимир Путин Указына ярашлы аның һәлак булганнан соң Каһарманлык ордены белән бүләкләнүе турында сөенечле хәбәр килеп иреште, моның турында “Игенче” гәзите битләрендә язган идек инде.
Берчә сагышлы, берчә шатлыклы бу яңалык уңаеннан Айнур Нурихан улының батырлыгы турында тәфсилләбрәк бәян итик. Ул хезмәт иткән хәрби часть командирларының сүзләре, бүләкләүгә тәкъдим итү кәгазьләрендәге мәгълүматлар белән якташларыбыз да хәбәрдар булсын;
“Командир взвода обеспечения прапорщик Айнур Нуриханович Раянов, несмотря ни на что, под минометными обстрелами и плотным огнем противника лично ездил на топливозаправщике. Даже имея в своем распоряжении водительский состав, с целью сохранения их жизни и подчиненных, сам обеспечивал необходимыми средствами весь дивизион, ведущий боевую работу.
Лично всегда руководил доставкой до боевых расчетов еды, воды, и ему было не важно, стреляют или не стреляют, в окопах он не отсиживался. Дозапавравлял все огневые средства, чтобы зенитно-ракетные комплексы “БУК” продолжали дальше сбивать и не заглохли.
Садясь за руль обычного КамАЗа, он командовал и вывозил свой взвод в безопасные места, даже когда машина застревала или колеса были пробиты.
За проявленные подвиги представлен к награждению орденом Мужества посмертно”.
Батырлык беркачан да югалмый, онытылмый, диюләре шушыдыр. Вафатыннан соң булса да бирелгән хәрби орден Айнурыбызның рухын шатландырсын, туганнары күңелендә тагын да зуррак горурлык хисләре уятсын!
Бу мәкаләне язганда, күренекле урыс шагыйре Роберт Рождественскийның “Память нужна не мертвым, она нужна живым!” дигән шигырь юллары искә төшә. Батыр якташыбызның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән аңа Башкортстан Республикасының Миңнегали Шәйморатов ордены да тапшырылыр әле, дигән изге өметтә калабыз!
Ватаныбыз иминлеге өчен баш салган яугиребезне искә алып, ил, район һәм авыл биләмәсе җитәкчелеге Айнур Нурихан улының гаиләсен ярдәменнәнташламый, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә зур тырышлык сала. Яңа ел алдыннан махсус операциядә һәлак булган һәм анда катнашучыларның балалары өчен башкалабызның Зур театрында тамаша оештырылды. Бу чарага Айнурыбызның гаиләсе дә чакырулы иде.
Әлеге язмам аша сөекле тормыш иптәше Вера һәм балалары, әнисе Дамира Әмир кызы, туганнары исеменнән, аларның үтенече буенча муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, Рәҗәп авыл биләмәсе башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәевка, һәртөрле ярдәм күрсәтүче авылдашларына чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Айнурыбыз безнең күңелләрдә һәрчак тере булып яшәр. Авыр туфрагы җиңел, мәңгелек йокысы тыныч, кабере нур белән тулы, урыны оҗмах түрендә булсын.