ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 гыйнвар 2023, 12:45

Хәрәкәт – ул тормыш

Яңа Каръяуды мәдәният йортында скандинавча йөрешне яратучыларны берләштерүче «Хәрәкәт – ул тормыш» сәламәтлек төркеме эшли.

Хәрәкәт – ул тормышХәрәкәт – ул тормыш
Хәрәкәт – ул тормыш

Төркем 7 кешедән тора. Анда еш кына сәламәт яшәү рәвеше яклы булган яңа кешеләр кушылып тора. Биредә бергә даими физкультура дәресләре үткәрелә, төрле спорт чаралары, уртак ял итү чаралары оештырыла. Төркем әгъзалары башкаларга караганда сирәгрәк чирли, активлыклары белән аерылып тора, үзләрен яхшы хис итә. Узган атнада Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында, салкынча һәм җиләс һава торышына карамастан, өлкән яшьтәгеләр саф һавага чираттагы скандинавча йөрешкә чыктылар. Хәрәкәт активлыгы – сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. “Хәрәкәт – ул тормыш!” – диләр сәламәтлек төркеме әгъзалары һәм башкаларны да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә һәм хәрәкәттә булырга чакыралар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас