ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 гыйнвар 2023, 12:40

Мәдәният йорты – авылның йөрәге

Яңа Каръяуды авылы клубында Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында “Мәдәният йорты – авылның йөрәге” темасына махсус чара оештырылды.

Мәдәният йорты – авылның йөрәгеМәдәният йорты – авылның йөрәге
Мәдәният йорты – авылның йөрәге

Белүебезчә, йомгаклау җыелышында авыл халкы бертавыштан мәдәният йортын ремонтлау мәсьәләсен өстен дип тапкан иде. Авыл клубы мөдире Римма Гайнанова балалар белән төрле уеннар үткәрде, мәдәният йортында үткәрелә торган бай тематикалы чаралар, костюмнар, музыка кораллары турында сөйләде. Шулай ук кызлар һәм малайлар бик теләп “Безнең клуб нинди булыр?” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. Алар ремонттан соң яңарып, ямьләнеп калган клуб бинасын күз алдына китереп, фантазияләрен эшкә җигеп, төсле буяулар, каләмнәр белән альбом битләренә рәсемнәр ясадылар. Аларның хисләре, теләкләре рәсемнәрендә чагылыш тапты.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас