+24 °С
Дождь


Ул Башкортстан Республикасының XXVнче спартакиадасы кысаларында уздырылды.
Турнирда Иске Калмаш, Юмаш, Рәҗәп, Имәнлекул, Рапат, Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназиянең волейбол командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны гимназия волейболчылары яулады, икенче урынга Иске Калмаш урта мәктәбе командасы чыкты, өченче урынны Рапат урта мәктәбе уенчылары алды.
Җиңүчеләр медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.