ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 гыйнвар 2023, 10:45

Яшәсен мәдәни учак

Җирле инициативаларны хуплау программасы менә инде берничә ел рәттән Рәҗәп авыл биләмәсендә уңышлы тормышка ашырыла. Авыл халкы бу программада зур теләк белән катнаша. Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә авыл халкының тырышлыгы һәм бердәмлеге белән күп социаль мәсьәләләр хәл ителә.

Яшәсен мәдәни учакЯшәсен мәдәни учак
Яшәсен мәдәни учак


Мәдәният йорты – авылның йөзек кашы. Монда мәдәни тормыш белән бер рәттән, җыелышлар, “түгәрәк өстәлләр” үткәрелә, авыл халкының ял сәгатьләре оештырыла, яңа талантлар ачыла. Көндәлек эшләрдән бераз арынырга теләүчеләр өчен авыл клубы – яраткан ял урыны.
Иске Сөрмәт авылы клубына күптәннән инде ремонт таләп ителә. Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу әлеге күптәнге хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Шушы проектны җыелыш вакытында авыл халкы бертавыштан хуплый. Яңа Бирде авылы халкы бердәм, актив һәм тырыш. Клубны төзекләндерү проекты “Җирле инициативаларны хуплау программасының сайлап алу конкурсының сайлап алу этабыннан үтәр һәм мәдәни учак яңа сулыш алыр, дп ышанып калабыз.
Рузилә Нәфыйкова, Иске Сөрмәт авылы клубы мөдире.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас