ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 гыйнвар 2023, 09:35

Юл читләре ялт итте

Һөнәрен чын күңелдән яратучы тренер-укытучы яшь буында спортка мәхәббәт тәрбияли

Юл читләре ялт иттеЮл читләре ялт итте
Юл читләре ялт итте

Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, чын күңелен биреп башкарган кешеләр хакында гадәттә үз эшенең фанаты, диләр. Алар тырышлыклары, сабырлыклары, активлыгы белән дә башкаларга үрнәк булып торалар. Район үзәгендәге Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең югары категорияле тренер-укытучысы Фәнилә Шәфыйкова нәкъ шундый күркәм сыйфатларга ия. Кечкенә генә гәүдәле, теремек Фәнилә Үзбәк кызы белән әңгәмәләшкәннән соң аның шул кадәр энергияле, актив, оптимист булуына таң калып утырдым. Спорт ярышларында да аны еш күзәтергә туры килде. Ничек ул барысына да өлгерә икән?! Җиде дистәне тутырган ихтирамлы педагог өч ул үстергән, хаклы ялда булуга карамастан, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли, укучылары гына түгел, үзе дә шәхсән төрле спорт ярышларында актив катнаша, гимнастика номерлары белән чыгыш ясый, 50 яшеннән алып автомобиль йөртә. Аның яраткан шөгыльләрен бармак белән санап бетерерлек түгел. Тагын кем шулай булдыра?! Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова 1953 елның 1 гыйнварында Чакмагыш авылында өч балалы гаиләдә уртанчы булып дөньяга килә. Яшьтән үк зирәк, чыдам, тырыш булып үсә, мәктәптә аеруча физкультура дәресләренә яратып йөри. Аның сөйләве буенча, спортка тартылуы да нәкъ мәктәп елларыннан башлана, спортка мәхәббәтне дә укытучылары уята. – Мин Чакмагыш беренче урта мәктәбендә укыдым. 5нче сыйныфта укыганда класс җитәкчебез миңа чаңгы ярышларында катнашырга тәкъдим итте. Үз чаңгыларым булмагач, башка кешедән алып тордык. Ярышларда яхшы күрсәткечләргә ирештем һәм шул вакыттан алып спорт чараларының даими катнашучысына әйләндем. 5нче сыйныфта укыганда гимнастика белән дә шөгыльләнә башладым. Физкультура укытучыбыз Светлана Габдрахман кызы Каюмова минем белән шәхсән күнекмәләр үткәрә, өйрәтә иде. Ул вакытта авыллар буенча концертлар куеп йөрү гадәте була торган иде бит. Мин анда гимнастика номеры белән чыгыш ясый идем. Шәхсән минем гимнастика күнекмәләре белән чыгышым өчен генә авыл клубына зур борыс төяп алып киләләр иде. Ул әле бик авыр да була торган иде, – дип искә ала ул елмаеп мәктәп елларын. Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас