

Чарада катнашучылар “Финанс грамоталылыгы”, “Гаилә бюджеты” төшенчәләре белән таныштылар, “Тормыш балансы тәгәрмәчен” сүттеләр, тормышның төп өлкәләрен бәһаладыләр һәм һәркем үзе өчен максатлар куеп, аларга ирешүне хәл итү юллары каралды. Шулай ук: “Балаларга кесә акчасы бирергә кирәкме?” соравына тукталып, тормыштан төрле очраклар турында фикер алыштылар. Чара барышында балаларга кесә чыгымнары өчен 6-8 яшьтән үк акча бирә башларга кирәк, бу аларга үзләрен мөстәкыйль тоярга, сатып алынган әйберләр өчен җаваплылык алырга ярдәм итә, аларны керемнәрне һәм чыгымнарны планлаштырырга өйрәтә, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әңгәмә ахырында авыр тормыш хәлендә калган хатынны финанс яктан яклау турында видеоролик күрсәтелде, медиатор хезмәтен күрсәтү һәм 88002000122 саннарын җыеп, “ышаныч телефоны” буенча белгеч белешмәсе алу мөмкинлеге турында аңлатылды.
Очрашу кызыклы да, ә иң мөһиме – эчтәлекле булды.