ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 гыйнвар 2023, 05:05

Гыйнвар аена сынамышлар

Халыкта: «Гыйнвар – ел башы, кыш уртасы», – диләр. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып санала. Гыйнвар аена халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын күзалларга, уңышны фаразларга һәм яз белән җәйне ничек көтәргә кирәклеген искәртер.

Гыйнвар аена сынамышларГыйнвар аена сынамышлар
Гыйнвар аена сынамышлар


* Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.
* Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.
* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
* Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була.
* Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын.
* Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була.
* Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була.
* Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.
* Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр.
* Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.
* Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса - кавын уңар, кар яуса - алма.
* Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

 

Чыганак: Татмедиа

Автор:Лиана Ханмурзина әзерләде.
Читайте нас