ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 гыйнвар 2023, 07:25

Хәвефсезлек тәэмин итү максатында

Башкортстанда аттракционнарның хәвефсезлеген арттыру өчен закон кабул ителәчәк

Хәвефсезлек тәэмин итү максатындаХәвефсезлек тәэмин итү максатында
Хәвефсезлек тәэмин итү максатында

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –  Корылтайның – Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитеты аттракционнарның хәвефсезлеген арттыруга кагылышлы закон проектын хуплады. Документ гыйнвар азагында пленар утырышта беренче укылуда кабул ителүгә тәкъдим ителде, дип хәбәр иттеләр Дәүләт Җыелышы – Корылтайның матбугат хезмәтендә. “Закон проекты аттракционнарның хәвефсезлеген көчәйтүгә юнәлдерелгән, – дип аңлатты Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев. – Аттракционнарның техник торышы һәм алардан файдалануга мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен юридик затлар һәм эшмәкәрләргә региональ дәүләт күзәтчелеге предметы итеп кабул итү тәкъдим ителә”. Эшчәнлек республика бюджеты хисабына башкарылачак. Бу закон Башкортстан Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе мөрәҗәгате буенча кабул ителде. “Закон кабул ителү әлеге өлкәдә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салачак. Дәүләт күзәтчелеге республикада аттракционнарны имин эшләтүне тәэмин итәчәк,” – дип нәтиҗә ясады Толкачев. “Башинформ” хәбәр итүенчә, быел кыш Башкортстанда тау шуар өчен аттракционнар яңа стандартлар буенча төзелә дә инде.

 

 

 

 

Фото һәм мәгълүмат “Башинформ” сайтыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас