ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 гыйнвар 2023, 05:50

Хач ману (Крещение Господне) бәйрәмендә су коенасызмы?

Хач ману (Крещение Господне) бәйрәмендә районда бер су коену урыны (купель) җиһазландырылачак. 

Хач ману (Крещение Господне) бәйрәмендә су коенасызмы?Хач ману (Крещение Господне) бәйрәмендә су коенасызмы?
Хач ману (Крещение Господне) бәйрәмендә су коенасызмы?

18-19 гыйнвар көннәрендә православ динен тотучылар изге йолаларның берсе булган Хач ману (Крещение Господне) бәйрәмен билгели.
Районыбызда бу матур чара һәрьелдагыча күркәм итеп оештырыла. Елның-елыда шифаландырылган суга чумып, бәйрәм йоласын үтәргә теләүчеләр саны арта бара. Чараны үткәрү максатында Юмаш авылы буасында быел да махсус су коену урыны җиһазландырылачак. Биредә коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дежурда торачак.

18 гыйнварда:
12.00 – Юмашта авылы буасында коену купелен изгеләндерү йоласы;
16.00 – Тәүлеклек гыйбадәт (Всеночное Бдение)
22.00 – Төнге Литургия, гыйбадәтханәдә суны изгеләндерү һәм тарату йоласы.

19 гыйнварда:
10.00 – Юмаш храмында бәйрәм гыйбадәте, шафаландырылган суны тарату.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас