ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 гыйнвар 2023, 06:05

Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан

Үрнәк урта мәктәбендә 4 сыйныф укучылары өчен күренекле татар шагыйре һәм язучысы, танылган драматург Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Өзелмәс кыллар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннанИлдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан
Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан

Авыл китапханәчесе Зөлфия Низамова балаларны авторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чара “Карбыз белән Фәрвәҗ”, “Ике хыял”, “Хатасыз ничек язарга?” шигырьләре һәм автор сүзләренә иҗат ителгән “Мәтрүшкәләр”, “Торналар артыннан” җырлары белән үрелеп барды.

Кичә ахырында укучылар белән  язучының китапларыннан әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан
Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан
Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан
Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас