+28 °С
Болытлы


Күргәзмә төрлелеге белән күз явын алды: биредә бәйләү-чигү эшләре белән беррәттән агачтан уеп ясау, алмаз мозаикасы эшләре дә бар иде.
Алмаз бөртекләреннән җыелган мозаика – декоратив иҗатның яңа төре. Ул кече моториканы яхшырта, шул ук вакытта йорт дизайнының декоратив өлеше буларак кулланыла.
Дилбәр Сәитова бу иҗат төре белән инде берничә ел шөгыльләнә. Күргәзмәгә ул 10 нан артык иҗат эше алып килгән иде. Аның һәркайсы аерым игътибарга ия булды.
Резеда Әхмәтова, Флүзә Мөгалимова, Рима Гайнанова, Зөләрә Галимова, Эльза Шәгалиеваның кул эшләре дә күргәзмәдә күз явын аып торды.