ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 гыйнвар 2023, 11:10

Мәктәп укучылар советында конкурска әзерлек бара

Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Советы укучылар советларының «Уңыш территориясе» Бөтенрусия конкурсында катнашып,   агымдагы елның  16-18 гыйнварында укучылар арасында сораштыру форматында гомуммәктәп социологик тикшеренү  үткәрә.

Мәктәп укучылар советында конкурска әзерлек бараМәктәп укучылар советында конкурска әзерлек бара
Мәктәп укучылар советында конкурска әзерлек бара

 Әлеге тикшеренү үз мәктәбенең тормыш эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрендә аларны борчыган проблемаларны яки үтенечләрне ачыклау өчен икенче бирем булып тора. Тикшеренүләрнең «Мәгариф», «Мәгълүмати», «Дисциплина һәм тәртип», «Инфраструктура» 4 юнәлешеннән беренче мәктәп командасы гомуми белем бирү оешмасында укучыларның көнкүреш проблемалары турында мәгълүмат алу, аларны чишү, мәктәптә чисталыкны саклауга, инфраструктураны яңартуга юнәлдерелгән хезмәт проектларын оештыру мөмкинлеге бирүче «Инфраструктура» юнәлешен сайлады. Сораштыру нәтиҗәләре Совет тарафыннан анализланачак һәм 3 конкурс биремен үтәү өчен кулланылачак.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас