ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 гыйнвар 2023, 09:15

Тифлопедагог һөнәре турында белделәр

Яңа Коты  авылы китапханәчесе Неля Азизова авыл  мәктәбенең 6нчы һәм 8нче сыйныфларында (җитәкчесе Р.С.Маликова)   Русия Федерациясендә  – Укытучы һәм остаз елына һәм Бөтендөнья Брайль әлифбасы көненә багышланган «Тифлопедагог – белем түгел, ә тифлопедагог –  һөнәр»  дигән танып белү сәгате үткәрде.

Тифлопедагог һөнәре турында белделәрТифлопедагог һөнәре турында белделәр
Тифлопедагог һөнәре турында белделәр

 Чара барышында китапханәче укучыларны тифлопедагог Луи Брайльнең балачагы һәм яшүсмер еллары белән таныштырды, ул чорның иҗтимагый тормышы,  әдәбияты торышы турында сөйләде. Укучыларда авыр фаҗига булуга карамастан, күзләре күрмәүче кешеләргә укырга һәм язарга мөмкинлек бирүче уникаль рельеф-нокталы шрифт тудырган кешенең язмышы зур кызыксыну уятты. Балалар Луи үзенең эзләнүләрен дәвам итеп, төнге язу ысулын җайлаштыруы турында белделәр. Артабан чарада катнашучылар “Безнең тормыш” журналы белән таныштылар һәм Брайль әлифбасын кулланып, журналдан бер юл укыдылар. Чара “Тоемланылучы шедеврлар” дип исемләнгән кызыклы конкурс  белән тәмамланды.

Тифлопедагог һөнәре турында белделәр
Тифлопедагог һөнәре турында белделәр
Тифлопедагог һөнәре турында белделәр
Тифлопедагог һөнәре турында белделәр
Тифлопедагог һөнәре турында белделәр
Тифлопедагог һөнәре турында белделәр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас