

Башкортстанда 2021 елның 1 мартында “Атайсал” проекты тормышка ашырыла башлаган иде. Ул республика халкының көнүзәк проблемаларын хәл итүгә, туган ягының язмышына битараф булмаган меценатларның хәйрия эшчәнлеген җиңеләйтүгә юнәлтелде.
“Атайсал” проекты өчен республиканың Санлы үсеш министрлыгы махсус сайт ачты. Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре белән проектта катнашырга теләүчеләр арасында бәйләнеш тиз арада җайга салынды – үзенә күрә бер “теләкләр китабы” барлыкка килде. Проект тормышка ашырыла башлаган вакыттан бирле республиканың төрле районнарында бик күп эшләр башкарылды: һәйкәлләр, обелисклар һәм башка мирас объектлары реставрацияләнелде, төзелде, реконструкцияләнелде. Спорт чараларына булышлык ителде, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары төзекләндерелде, спорт мәктәпләре өчен корылмалар сатып алынды. Мәчетләр, чиркәүләр салынды, гамәлдәгеләре реконструкцияләнде, мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары салынды, ремонтланылды, финанс ярдәме күрсәтелеп, парклар, ял урыннары төзекләндерелде. Шул ук вакытта тирә-як мөхитне пычратуга юл куймау буенча изге гамәлләр, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү буенча эшләр тормышка ашырылды. Балалар өчен төрле чаралар оештыру, акцияләр, күргәзмәләр, фестивальләр үткәрүдә булышлык ителде, китап нәшер итү, авыл китапханәләренең фондын яңарту, фильмнар төшерүгә финанс ярдәм күрсәтелде. Шул ук вакытта дәвалау, кайбер дини чаралар үткәрүдә, сәяси эшчәнлеккә булышлык ителде.
Шуны әйтеп үтү мөһим, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров “Атайсал” проектын якташыбыз Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин башлангычы белән томышка ашырыла башлавын белдерде.
Тулырак: алдагы санда