ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 гыйнвар 2023, 06:00

Уртак иҗат берләштерә

Ел саен декабрь аенда Яңа ел алдыннан районыбыздагы барлык балалар бакчаларында Яңа елга кул эшләнмәләре конкурсы үткәрелә. 

Уртак иҗат берләштерәУртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә

4нче “Әкият” балалар бакчасы да, аннан читтә калмыйча, бу чарада актив катнашты. Быел бу конкурс “Кыш Бабай фабрикасы” дип аталды. Аның төп максаты – барлык катнашучыларның иҗади активлыгы өчен тиешле шартлар тудыру, балалар бакчасы һәм гаиләләр арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итү,  тылсымлы Яңа ел бәйрәме атмосферасы булдыру булса,  бурычлары   балалар бакчасы төркеменең эстетик бизәлешен арттыру, ата-аналарны балалар белән иҗади эшкә җәлеп итү  булды.

Яңа ел – сабыйларның иң яраткан һәм көтеп алган могҗизалы бәйрәме. Балалар һәм аларның әти-әниләре, әлеге иҗади конкурста катнашып,  иҗатчылар һәм рәссамнар булдылар, бергә матур эшләнмәләр ясадылар, бөтен осталыкларын күрсәтеп,  уртак иҗатка җәлеп ителделәр. Һәр эшкә күп хезмәт һәм тырышлык салынды, һәркем үз иҗатын, фантазиясен, талантын тулы куәтендә күрсәтергә тырышты.

Әлеге үзара бәйләнеш формасы әти-әниләрне балалар бакчасы эшчәнлегенә җәлеп итүгә ярдәм итә, аларны балалар һәм тәрбиячеләр белән  уртак иҗат ярдәмендә берләштерә,   балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә фантазиясен үстерә һәм баета. Уртак хезмәт нәтиҗәсе  нәниләр күңелендә онытылмаслык эз калдырды, Яңа ел кәефе тудырды.

Нәтиҗәдә, бик матур  “тылсымлы эшләнмәләр” килеп чыкты һәм аларның иң яхшылары Грамоталар белән бүләкләнде. “Әкият” балалар бакчасы конкурска битараф калмаган   катнашучыларның һәркайсына рәхмәт белдерә.

Уртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә
Уртак иҗат берләштерә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас