+22 °С
Яңгыр


Безнең район командасы, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, иң көчле шахматчылар булуларын исбатлады. Чакмагыш гимназиясе укучылары Искәндәр Мортазин, Динислам Әхмәтов һәм Арина Юнысова – 1 урынга, Алмаз Байбаков 2 урынга лаеклы булдылар.
Шулай итеп, югары категорияле тренер Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова җитәкчелегендәге Чакмагыш гимназиясе командасы 1 урынны яулады.
Яшь шахматчыларны һәм аларның тренерын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз һәм республика этабында да уңышлар юлдаш булуын телибез!