

Үрнәк авыл биләмәсендә агымдагы елда да Җирле инициативаларны хуплау программасына кушылу буенча эшчәнлек уңышлы дәвам итә. Алдагы елларда биләмәгә караган авылларда бу программа нигезендә бик күп төзекләндерү эшләре башкарылды, яшәү шартлары яхшыртылды. 2022 елда, бертавыштан хупланып, биләмә халкы ихтыяҗлары өчен “МТЗ-82.1” тракторы сатып алынды. Быел әлеге программада катнашу мөмкинлеген Көсәкәй авыл халкы аеруча дәррәү күтәреп алды. Чөнки авылда яшәүчеләр өчен хәзерге вакытта иң көнүзәк мәсьәлә – су скважинасын яңадан казу. Шуңа да ул мөһим проект итеп сайлады. Бу мәсьәлә авылда үткән әзерлек һәм йомгаклау жыелышларында да билгеләнде. Бертавыштан хупланган проектның төп шарты бар. Республика бюджетыннан бүленәчәк 1 миллион 200 мең сумны алуга ирешү өчен кимендә 8-10 проценты күләмендәге сумманы урыннарда тупларга кирәк була. Димәк, халыктан 100 мең сум акча җыелырга тиеш. Җыелышта һәр йорт башыннан 1500әр сум җыярга, дигән карар кабул ителде. Ул бертавыштан хупланды. Моннан тыш, биләмә бюджетыннан һәм җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте тарафыннан да иганә ярдәме булачак. Көсәкәйдә туыпүсеп, әлеге вакытта читтә яшәгән якташларыбыз да бу башлангычтан читтә калмаслар, кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарлар, дигән өметтә калабыз. Ә Көсәкәй авыл халкы проектта жиңеп чыгар өчен мөһим шартлары да бар икәнен истән чыгармый, авылда оештырылган төрле чараларда бердәм катнаша. Шашка уены буенча ярышлар, Яңа ел флешмобы, скандинав таяклары белән йөрү флешмобы, кызыклы бәйрәм кичәләре, балаларның бу проектка эчкерсез карашын, фикерләрен чагылдырган рәсем конкурслары – бу чаралар барысы да Җирле инициативаларны хуплау программасына багышланды. Көсәкәй халкының быелга билгеләнгән шушы максатлары, һичшиксез, тормышка ашырылыр, дигән ышанычта калабыз.