ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
18 гыйнвар 2023, 10:05

Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау

Киләчәк һөнәреңне сайлау – һәркем тормышында мөһим адым.  Киләчәктә кем булырга, нинди һөнәр сайларга, мәктәптән соң укуны кайда дәвам итәргә? Күп  чыгарылыш сыйныф укучылары алдында шушы сораулар килеп туа. Һөнәр сайлау – җаваплы  эш, чөнки  бу адым алдагы тормышны  хәл итә.  Кемдер балачактан кемдер булырга хыялланып, теләгенә тугры кала, ә кемдер киләчәген нинди һөнәр белән бәйләвен күзалдына да китерә алмый.

Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлауҺөнәр сайлау – киләчәкне сайлау
Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау

 

  Бүген, Русия студентлары көне алдыннан, Чакмагыш беренче урта мәктәбе   директорының тәрбия буенча киңәшчесе И. Р. Гыйләҗева педагог-психолог Ю. Ю. Вәлиева белән   9нчы сыйныф укучылары белән берлектә “Киләчәккә караш” акциясенә кушылдылар.  Ирина Риф кызы чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауның һәр кеше тормышындагы иң мөһим һәм хәлиткеч адымнарның берсе булуын аңлатты. Акция барышында балалар  сирәк   дип саналган һөнәрләргә   һәм башка теге яки бу һөнәрләргә кайда ия булырга мөмкинлек турында белделәр.  

Укучылар  Е.А. Климов классификациясе нигезендә төрле һөнәр төрләренә онлайн-тест үттеләр һәм билгеле бер эшчәнлеккә омтылышларын билгеләделәр, шулай ук социаль-психологик хезмәт тарафыннан эшләнгән буклетлар белән таныштылар.

Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау
Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау
Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас