

Укучылар белән очрашуга Рәҗәп урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме, шулай ук тормыш иминлеге нигезләре укытучысы һәм оештыручысы, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе вазыйфасын биләүче Илсур Мазһар улы Саматов чакырылган иде.
Илсур Мазһар улы мәктәптә “Мәрхәмәтлелек каникулга китми” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулауга ирешкән “ДДД. Делай Добро Даром” волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе дә булып тора. Сәләтле, актив, креатив укытучы шулай ук төрле республика конкурсларының даими катнашучысы да әле. Аны коллективта да үз итәләр һәм хөрмәт итәләр, укучылар да ярата. Нәкъ менә шундый укытучылар һәм остазлар яшь буын өчен үрнәк булып, аларны төрле уңышларга дәртләндереп, җиңүләргә канатландырып тора.
Чара барышында Илсур Мазһар улы яраткан һөнәренең үзенчәлекләре белән уртаклашты, укучыларны ничек дәртләндерүе һәм алар белән уртак тел таба белү осталыгы турында сөйләде. Күпчелек өчен остазга һәм шул ук вакытта якын дуска әверелгән укытучы балаларга үзләренә һәм үз көчләренә ышанырга ярдәм итә, аларның сәләтләрен ача. Китапханәче Гөлнур Галимова яшүсмерләрдән Илсур Мазһар улының нинди сыйфатларга ия булуы турында һәм аларның укытучыдан нәрсәләргә өйрәнүләре хакында фикерләрен тыңлады.
Очрашу нәтиҗәле һәм кызыклы үтте. Чарада катнашучылар эшчәнлекнең барлык өлкәләрен дә үз эченә алган остазлык турында файдалы мәгълүмат тупладылар һәм укытучылар турында күпсанлы китаплар, А.Макаренконың хезмәтләре, тәрбия һәм педагогика турында әдәбият белән таныштылар.