

Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул гамәлдә булган азаккы алты ел эчендә биләмәдә бу программа шактый гына кичектерүне көтми торган мәсьәләләрдән арынырга ярдәм итте, бу исә халык яшәгән пунктларда тормыш-көнкүреш шартларын күпкә яхшыртуга юл ачты. Биләмә хакимиятендә быел хәл ителергә тиешле мәсьәлә турында сүз кузгалгач, Яңа Мортаза авылында су белән тәэмин итү систетемасын төзекләндерүгә ирешү тәүдә үк өстенлекле итеп күрсәтелде. Бу җәһәттән әлеге авылда шакФәнис Әмирханов. тый тәҗрибә бар инде, чөнки 2016 елда – әлеге эшлекле программа тормышка ашырыла башлаган елда ук, авыл халкы башлангычы җиңеп чыгып, Яңа Мортазада яңа суалгыч башня урнаштыруга ирештеләр, тагын бер елдан исә урам юлларын күтәртеп эшләү насыйп булды. Авылдагылар да шушы программада тагын катнашу мөмкинлеген дәррәү хупладылар һәм башлангыч җыелышларда ук Рифгать Еникеев һәм Бакай урамнарында суүткәргеч линиясен яңарту мөһимлеген күтәреп чыктылар. Декабрь башында үткән йомгаклау җыелышына да урындагы авыл клубына дәррәү җыелдылар. Анда биредә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте директоры Илшат Идгар улы Еникеев, биләмә хакимияте башлыгы Рөстәм Равил улы Макулов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. Чараны ачып, Рөстәм Равил улы аның көн тәртибе белән таныштыр ды, программада катнашу өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген хәтергә төшерде. Авыл халкының программада катнашачагы ныклы дәлилләнгәч, күтәреләсе мәсьәләне дә аныклауга күчтеләр. Авылдашлар исеменнән чыгыш ясап, Камил Гамил улы Сухов, Марат Суфиян улы Еникеев авылда әле 1974 елда ук салынган суүткәргеч системасын яңарту мөһимлеген бөтен халык хуплавын белдерделәр һәм бу бердәм тавыш бирү юлы белән дә дәлилләнде. Шулай итеп, 2023 елда Җирле инициативаларны хуплау программасында Яңа Мортаза авылының Рифгать Еникеев һәм Бакай урамнарында суүткәргечне яңарту проекты белән катнашырга булдылар. Бу мәшәкатьне аткарып чыгу өчен проект эшләтелгән һәм ул 1 миллион 600 мең сумга төшәчәге билгеле. Республика бюджеты һәр проектка 1 миллион 200 меңәр сум акча юнәлтәчәк, ә калган акчаны урындагы бюджет, иганәчеләр ярдәме һәм халыкның үз тупламасы тәшкил итүе шарт. 2023 елда биләмә бюджетыннан бу юнәлештә 156 мең сум акча бүленү планлаштырыла. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте директоры Илшат Идгар улы Еникеев 150 мең сум иганә ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте. Калган акчаны авылда яшәүчеләрдән тупларга кирәк. Бүген биредә 137 кеше яшәвен исәпкә алып, халык тупланмасын 100 мең сум күләмендә, һәр йорт исәбеннән тупларга килештеләр. Эшләрне башыннан ахырынача контрольдә тоту өчен халык арасында ышанычлы берничә кешедән торган инициатива төркеме сайланылуы да шарт иде. Җыелышта катнашучылар бертавыштан Марат Суфиян улы Еникеев, Камил Гамил улы Сухов, Гүзәлия Галихан кызы Еникеева, Венера Шәйхулла кызы Кәримова, Рәшит Мәсгуть улы Госмановны инициатива төркеме әгъзалары итеп сайлап куйдылар. Проект белән җиңеп, аны тормышка ашыру барышында юнәлтеләсе акчаны янга калдыру мөмкин булса, шул экономияләнелгән сумманы да тулысынча суүткәргечне яңарту эшендә тотынып бетәргә, дигән карарга килделәр. Яңамортазалыларның, кабатлап әйтәм, бу җәһәттән тәҗрибәләре зур һәм агымдагы елда да программада җиңеп, чираттагы мөһим проблеманы хәл итәчәкләренә ышаныч зур.