

Менә шушы сезнең игътибарга тәкъдим ителгән әлеге фоторәсемне мин аеруча яратып, кадерләп саклыйм, чөнки биредә Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның бәрәкәтле Чакмагыш җиренә чираттагы тапкыр килүе мәңгеләштерелгән. Бу 1998 елның эссе июнь көне иде. Без Мортаза Гобәйдулла улын үзебезгә сабан туена чакырып китердек. Ул турыдан-туры хезмәт кешеләренә дан җырлаган тантана мәйданына килде. Аны зур хөрмәт хисләре белән ул чактагы район хакимияте башлыгы Дамир Мөхәммәт улы Мостафин, аның урынбасары – мин, Дамира Әлтәф кызы Казыйханова, шулай ук районнан чыккан билгеле шәхесләр, төрле рангылы җитәкчеләр, хезмәт алдынгылары каршы алдык. Артабан безгә тантанада катнашучы барлык кешеләр дә килеп кушылды. Боларны ул чактагы район гәзитенең баш мөхәррире Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров фотосурәтләрдә мәңгеләштерде. Фоторәсемдә минем аңа нәрсәдер әйтүемә шаян сүзләр белән җавап бирү мизгеле теркәлеп калган. Һәммәбезнең дә кәефләребезнең күтәренке булуы чагылып тора. Мортаза Гобәйдулла улы, гомумән, һәрвакыт күтәренке кәефле, шат күңелле иде, теләсә кайсы темага әңгәмә барышында күңелләрне җилкендерерлек шаян сүзләр кыстыруны да урынлы саный иде. Кайсыбердә ачык күңеллелеге, җор сүзләре белән әңгәмәдәшләрен шаккатыра да белде. Һәрчак кул биреп күреште, шуңа да кеше Дамира Казыйханова, муниципаль хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре. ләр иркенәеп китеп, Башкортстаныбызның беренче Президенты белән гади кешеләр кебек аралаша башлыйлар иде. Халык белән аралашканда мондый алым һәркемне үзенә тартуын, якын итүен аңлап эш итә белде ул. Мортаза Гобәйдулла улы үтә ачык һәм аралашучан кеше булды, искиткеч оста юмор хисенә ия иде. Һәр кеше белән әңгәмәләшергә вакыты да, сабырлыгы да юмарт бүленде. Хәтеремдә, аның гадиле генә хезмәт кешеләре гаҗәеп соклана иде. Һәммәсенә дә Мортаза Гобәйдулла улы кирәкле дәртләндергеч сүзләр таба белде, шаяртып, күңелләрен күтәреп җибәрде. Теләсә кайсы мәлдә ул килеп туган киеренкелекне тиз арада йомшартып җибәрү сәләтенә ия иде, кешеләрне дәртләндереп, һәр чараның үзбиеклегендә үтүенә булышлык итте. Ул чактагы сабан туенда катнашкан һәркемнең бу мизгелләрне күңел түрләрендә иң изге хатирәләр итеп саклавына иманым камил. Ул сабан туе иң-иңнәрнең берсе булгандыр да әле. Бу көнне Мортаза Гобәйдулла улы белән Африка дәүләтләре делегациясе вәкилләре дә килгән иде, аларны озатып йөрүне миңа йөкләттеләр. Кунаклар үтә кызыклы кешеләр булып чыкты, алар Башкортстан халыкларының тормыш көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән кызыксынып таныштылар. Аларга һәммәсе дә – милли аш-сулар, бәйрәмнәр, аралашу алымнары һәм үзенчәлекләре, табигать, кием-салым, кызыксынулар, яраткан шөгыльләр бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Безнең район халкының киң күңелле, ачык булуына мөкиббән китте алар. Вакыт тиз узды, Африка континенты вәкилләре белән аралашу югары биеклектә узды. Кунаклар үтә канәгать кайтып киттеләр, ә без туган Башкортстаныбыз, аның гореф-гадәтләре турында шушы ерак кыйтгада да яхшы беләчәкләренә ышаныч белән бәхетле идек. Сүзебезне Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов турында башлаган идек бит әле. Андый шәхесләр үтә сирәк туа торгандыр, дип әйтә алам, чөнки ул – туган җиребезнең чын патриоты, һәрчак Башкортстаныбызның чәчәк атуы хакына хезмәт итте. Хезмәт юлымда шундый зур шәхес белән аралаштырган язмышыма рәхмәтлемен. Ул миңа һәрчак изге киңәшләре белән ярдәм итте, иң авыр мәлләремдә дә кыерсытуга бирмәде. Нәкъ ул җитәкләгән чорда мин җитәкчелек осталыгына ия булдым, районыбызда хатын-кызлар хәрәкәтен җитәкләдем, башкорт милли хәрәкәте башында тордым. Мортаза Гобәйдулла улы үз өлгесендә безне әйләнә-тирәдәге кешеләрнең хөрмәт итүләренә ирешергә өйрәтте. “Җитәкче өчен иң мөһиме – башкаларны тыңлый белү һәм ихтирам итү”, – дип өйрәтте ул. Нәкъ аның өлгесендә без кешеләр мәнфәгатьләре өчен үз-үзебезне аямыйча хезмәт итәргә, вазыйфа бурычларыбызны энәсеннән-җебенәчә яхшы белеп төгәл башкарырга өйрәндек. Республика Президенты буларак, ул даими рәвештә төбәгебезнең һәр районында, һәр авылда булырга тырышты, һәркайсының тормышыннан яхшы хәбәрдар булды, күп кешеләрне исеме, әтисенең исеме белән хәтерли иде. Без дә, аның өлгесендә, даими рәвештә һәр авылда булдык, алардагы хәл-вакыйгаларны белеп күреп тордык, һәр кеше белән диярлек шәхсән аралашырга тырыштык. Мортаза Гобәйдулла улына мин тагын шуның өчен дә мәңге рәхмәтлемен, чөнки үзем өчен үтә авыр вакытта ул, кырт кисеп:”Дамира Әлтәф кызы кебек хатын-кызларны бөтен Башкортстанда башкача табармын, димә. Аның кебек эшләүчеләр, булса да, берәү-икәү генә табыла торгандыр”, – диде. Бу сүзләр минем өчен иң югары мактау билгесе, артабангы эшчәнлегемә дәрт бирүче булды. Мортаза Гобәйдулла улының тагын бер яхшы ягы – ул аралашучан, ачык кеше булды. Йомыш төшкәндә аңа һәрвакыт кабул ителергә керү мөмкин иде. Һәрвакыт яхшылап тыңлап, киңәшләр биреп, ярдәм итеп торуы белән дә үтә кадерле ул миңа. Белмим, ял итәргә аның вакыты кала иде микән әле?! Ул һәрчак энергияле кеше булды, туган Башкортстаныбызның җитеш бүгенгесе, имин киләчәге хакына үзен аямыйча, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итте. Андый кешеләр, булса да, бик сирәктер, һәм алар арасында Мортаза Гобәйдулла улы иң-иңнәреннән булгандыр, димен. Тарихта ныклы урын алган билгеле шәхесләр арасында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла үлы Рәхимов, һичшиксез, иң күренеклеләрнең берсе булып хәтерләрдә сакланыр.