

Хәрби хезмәттә булган яшь райондашларыбыз турында туган йортларына, әти-әниләренә аларның командирларыннан Рәхмәт хатлары килүен еш кына ишетеп торабыз. Юкка гына район җирлегендә туып үскән егетләрне чакматаш белән чагыштырмыйлар бит – чакмагышлыларның уңганлыгы-булдыклыгы, бер эштә дә сынатмавы турындагы даны республикада киң билгеле. Ә инде ил сагында торган якташларыбыз бу данны республикабыздан ерак төбәкләрдә дә таныта. Күптән түгел район үзәгендә яшәүче Бикташевлар гаиләсенә дә килде уллары турындагы шундый сөенечле хат-хәбәр. Ерак Көнчыгыш төбәгеннән, уллары Илназ хезмәт иткән Хабаровск краеннан килгән Рәхмәт хатында мондый юллар язылган: “Хөрмәтле Гөлназ Ринат кызы һәм Илгиз Мансаф улы! Часть командованиесе улыгыз Илназның хәрби бурычын лаеклы үтәве һәм Русиянең мәнфәгатьләре таләп иткәнчә Ватаныбызга хезмәт итүе турында сезгә зур канәгатьлек белән хәбәр итә. Тырыш хезмәте белән ул хәрби әзерлектә югары казанышларга иреште, укуда һәм каравыл хезмәтендә дә алдынгы. Без частьның шәхси составы белән аның уңышларына горурланабыз һәм Ватаныбызның лаеклы яклаучысын үстергәнегез, тәрбияләгәнегез һәм Армиягә тапшырганыгыз өчен йөрәктән чыккан рәхмәтләребезне белдерәбез. Без чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер еллары һәм хезмәтегезгә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Хәрби часть командиры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы гвардия подполковнигы В.Шматко”. Әйе мондый, рәхмәт сүзләренә, һичшиксез, лаек Бикташевлар. Яшьлек таңында бәхетне чит җирләрдән эзләмичә, туган районда урнашып, монда күркәм гомер кичерергә карар итә алар. Район үзәгендә төпләнеп, шәхси йортларында хәләл көч белән тырышып дөнья көтәләр. Гаилә башлыгы Илгиз Мансаф улы водитель булып эшли. Гөлназ Ринат кызы озак еллар инде үзәк район китапханәсендә хезмәт сала. Эшчән, тырыш гаиләдә әти-әни, картәтикартәнинең күркәм үрнәгендә тәрбия алып үскән Илназ да мәктәп елларыннан ук аларның горурлыгы, сөенече, әлеге вакытта җиденче сыйныфта белем алучы сеңлесе Ильяна өчен ныклы терәк-таяныч та, өлге дә була. Яхшы укый, мәктәпнең җәмәгать тормышында активлыгы белән аерылып тора, КВН командасының әгъзасы була, уку йортында үткәрелгән чараларда да катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы ягулык-энергетика колледжында энергетик һөнәрен үзләштерә, анда да актив студентларның берсе булып таныла. Диплом алыр көне җиткәндә — үткән елның 1 июлендә армия сафларына чакырыла Илназ. Хәрби хезмәтен Хабаровск краеның Князе-Волконское торак пункты янында урнашкан элемтә батальонында үтә. Хәрби частьтан килгән хат раславынча, анда да сынатмый яшь райондашыбыз, үзен илебезнең лаеклы сакчысы итеп таныта. Без аңа хезмәт вакытын яхшы үтеп, туган якларга имин-сау әйләнеп кайтуын һәм киләчәктә үзе сайлаган һөнәре буенча уңышлы эшләвен, якыннарының горурлыгы, таянычы булып, бәхетле гомер кичерүен телибез. Чакматаштай Чакмагыш егетләренең һичкайчан сынатмавына иманыбыз камил.