

Русия студентлары көне тарихы Мәскәү дәүләт университеты белән тыгыз бәйле. 1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль белән 12 гыйнвар көнне) патшабикә Елизавета Петровна “Мәскәү университетын булдыру турында” указга кул куя. Шул көннән башлап бик күп вакытлар үтсә дә, традиция бүгенге көнгә кадәр сакланып килә.
Аңа быел да тугры калып, районыбызның Аблай авылы мәдәният йортында шушы авыл мәктәбен тәмамлап, әлеге вакытта төрле уку йортларында белем алучы яшьләрнең 9 сыйныф укучылары белән очрашуы оештырылды. “Дөнья студентлары – сез Җирнең өмете” дип исемләнгән һөнәри билгеләнеш юнәлешендәге бу чараны мәдәният хезмәткәрләре Л.С.Шәяхмәтова, Г.М.Ибраһимова белән мәктәп директорының тәрбия эшчәнлеге буенча киңәшчесе Д.М.Гомәрова берлектә оештырып үткәрде. Кичә ихлас, дустанә мохиттә барды. Чара барышында студентлар мәктәп елларын искә алып, бу елларда үзләренә белем биргән укытучы-остазларына рәхмәт сүзләрен белдерделәр, әлеге вакытта үзләштергән теге яки бу һөнәрне һәм уку йортын сайлауга нинди уй-максатлар этәргеч булуы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Укучыларга аларның беренче сессиягә ничек әзерләнүләре, имтиханнар, алар белем алган факультетлар, уку төркемнәре турындагы мәгълүмәтләр бик кызыклы, файдалы булды. Алар студент тормышы турында да байтак яңалыклар белделәр. Булачак абитуриентлар авылдаш кызлар-егетләргә уку процессы һәм дисциплиналары, имтиханнар, һөнәрләр турында үзләрен кызыксындырган күп санлы сораулар биреп, аларга тулы, анык җаваплар алдылар. Артабан укучылар да, студентлар да бергәләп төрле конкурс-уеннарда катнашып күңел ачтылар. Туган авыл клубындагы бу очрашу студентлар өчен дә, укучылар өчен дә истә калырлык кызыклы да, фәһемле дә булды.