ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 гыйнвар 2023, 07:25

Гимназиядә янә премьера!

Театр – тормыш көзгесе

Гимназиядә янә премьера!Гимназиядә янә премьера!
Гимназиядә янә премьера!

Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә. Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора. Театр яшь үзенчәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлакый тәрбия бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театр сәнгате аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы тирә-як дөнья белән танышалар, зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар. Тормышның көзгесе булган әлеге сәнгать укучыларны яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр белән баетырга, матур әдәбиятка кызыксыну уятырга, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.
Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче кеше булып үсәчәк. Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә.
Чакмагыш гимназиясендә менә инде 20 елдан артык “Мирас” театр оешмасы эшләп килә.
Тулырак: алдагы саннарда.

Гимназиядә янә премьера!
Гимназиядә янә премьера!
Гимназиядә янә премьера!
Гимназиядә янә премьера!
Гимназиядә янә премьера!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас