+28 °С
Облачно


Изге суда коену максаты белән быел да Юмаш авылы буасында махсус җиһазландырылган коену урынына халык күп килгән иде. Йола дини кешеләрне генә түгел, ә кискен хис-кичерешләр артыннан бәкегә чумып, шул фотоларын социаль челтәрләргә куярга омтылганнарны да үзенә җыйды.
Су коенырга килүчеләр гыйбадәт кылды. Рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изгеләндерелгән су бөркеде. Бәйрәмгә килгән кешеләр бу йолада бик теләп катнашты, үзләре өчен изгеләндерелгән су да алды.