+24 °С
Яңгыр


Шифаландырылган су белән бит һәм күкрәкне чайкатырга кирәк, моңардан соң тастымал белән сөртенү тыела.
Шифалы суны чәйгә 1 бал калагы салырга тәкүдим ителә. Аны шулай ук ваннага да салырга мөмкин. Суны көндә иртән ач карынга бер йотым эчәргә кушалар.. Шифалы су иммунитетны күтәрә, начар уйлардан арындыра, баш мие эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый.
Изге су белән күзләрне юарга, авызны чайкатырга киңәш ителә.
Изгеләндерелгән су бозылмый. Былтыр алган суны гөл төбенә сибәргә мөмкин. Моңардан соң алар кинәт үсеп китәргә, яки киресенчә саргаерга мөмкин.
Йортны чистарту максатында шифалы суны йорт почмакларына сибеп чыгарга киңәш итәләр.