ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
19 гыйнвар 2023, 05:05

Изгеләндерегән су алып өлгердегезме?

19 гыйнварда православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе - Хач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Әлеге йола суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Суны элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип санаганнар.

Изгеләндерегән су алып өлгердегезме?Изгеләндерегән су алып өлгердегезме?
Изгеләндерегән су алып өлгердегезме?

Хач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.
Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, елгада бәкеләрдә махсус әзерләнгән урыннарда коена.Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерелә.
Быел да Юмаш авылы чиркәүендә дин әһелләре тарафыннан су изгеләндерү оештырылды. Шифалы су бәйрәмгә килүчеләргә таратылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас