ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
19 Января 2023, 12:20

Һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу

Киләчәк һөнәрне сайлау – һәркем тормышында мөһим адым.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча  очрашуҺөнәри юнәлеш бирү буенча  очрашу
Һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу

Киләчәктә кем булырга, мәктәптән соң укуны кайда дәвам итәргә? Республикабызның нинди югары уку йортын сайларга? Күп чыгарылыш сыйныф укучылары алдында шушы һәм башка сораулар килеп туа. Бүген район мәдәният йортында һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Башкортстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләренең гомуми белем бирү учреждениеләре чыгырылыш сыйныфлар укучылары белән белән очрашуы узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Башкорт дәүләт аграр университетның укыту эшләре һәм санлаштыру буенча проректоры Наил Мортаз улы Юнысбаев, Башкорт дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Рамил Равил улы Зарипов, спикерлар, Чакмагыш, Бакалы, Илеш, Благовар районнары мәктәпләре укучылары катнашты. Чара барышында югары уку йортлары вәкилләре өлкән сыйныф укучыларын факультетлар, белгечлекләр, кабул итү кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга анык җаваплар бирде. Шулай ук чарада катнашучылар өчен уку йортларының күргәзмәләре дә оештырылган иде. Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас