+28 °С
Болытлы


Районыбызның социаль приютында да әни назына мохтаҗ булган сабыйлар тәрбия ала. Аларны изге йөрәкле райондашларыбыз һәрдаим куандырып тора. Шундыйларның берсе – шәхси эшкуар Эльвина Илдар кызы Яхина. Шушы көннәрдә ул социаль приютта тәрбияләнүче балаларны үзе җитәкләгән “Космик” уен залына алып барды.
Биредә балалар рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты. Түгәрәк өстәл артында бергәләп тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Райондагы социаль приют җитәкчелеге балаларның күңелен күрүче изге йөрәкле Эльвинага чиксез рәхмәт сүзләре җиткерә.