ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 гыйнвар 2023, 07:15

Сабыйларга сөенеч китерүчеләргә рәхмәт

Һәр Яңа елны олысы-кечесе ничектер сихри могҗизага өметләнеп, зарыгып көтеп ала. Әлбәттә, һәр гаиләдә иң тәүдә сабыйларны бүләкләр биреп, бәйрәмчә тәм-томнар сыйлап сөендерү гадәткә кергән. Ә менә төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган балалар ничек? Аларның да шулай ук могҗизалы мәлне бүләкләр алып сөенәсе, шатланып-көлеп күңел ачасы килә.

Сабыйларга сөенеч китерүчеләргә рәхмәтСабыйларга сөенеч китерүчеләргә рәхмәт
Сабыйларга сөенеч китерүчеләргә рәхмәт

 Районыбыздагы Гаилә хезмәтендә бу хакта алдан хәстәрлек күрергә омтылабыз: җаен табып, андый балаларга ничек тә булса игътибар күрсәтергә, боек күңелләрен күтәреп җибәрергә тырышабыз. Бу җәһәттән төрле акцияләр оештырып, киң күңелле, шәфкатьле, мәрхәмәтле райондашларыбызны да теләктәшлек күрсәтергә өндибез. Шунысы яхшы, бездә андый кешеләр күп һәм мәрхәмәтлелек акцияләрендә дә теләп катнашырга әзер торалар. Быел да Яңа елны каршы алырга әзерләнгәндә “Яңа ел могҗизасы” дигән баш астында хәйрия акциясен оештырып үткәрдек. Расиля Акбарова, главный специалист МКУ отдел образования. Аның барышында бик күп юмарт йөрәкле якташларыбыздан теләктәшлек таптык. Нәтиҗәдә берлектә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 213 сабыйны Яңа ел бүләкләре белән сөендерүгә ирештек. Сез ул бүләкләргә өстәп бөек күңелле сабыйларга йөрәк җылыгыздан да өлеш чыгардыгыз. Бу җәһәттән зур рәхмәт хисләрен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов белән Ирек Марс улы Усмановка, шәхси эшкуарлар Гүзәл Рафаил кызы Галләмовага, Илшат Хәтмулла улы Локмановка, Илдар Риф улы Янгировка һәм башка изге йөрәкле якташларыбызга җиткерәсе килә. Арлан нефть үткәргечләр идарәлегенең Чакмагыштагы линия кудыру станциясе коллективы исә 120 данә бүләк алып биреп сөендерде әле! Шат сабыйларның ихлас рәхмәт хисләре сезнең мәрхәмәтле йөрәкләрегезгә яңа көч-дәрт өстәсен, яңа җиңүчеләргә рухландырсын, эшегездә гел уңышлар юлдаш итсен.

 

Автор:Ильвера Шәймөхәммәтова, Гаилә хезмәтенең Чакмагыштагы филиалы җитәкчесе.
Читайте нас