ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
22 гыйнвар 2023, 15:40

Бердәм рапатлылар яугирләр өчен токмач әзерли

Украинада барган махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк райондашларыбыз рәхим-шәфкатьле икәнлекләрен тагын бер акладылар. Алар тарафыннан яугир якташларыбыз өчен чикләнмәгән күләмдә гуманитар ярдәм берничә кат җибәрелде. Эш бүген дә дәвам итә.Рапат авылында солдатларга ярдәм йөзеннән токмач кисү буенча акция игълан ителгән иде. Аны ишетү белән авыл халкы акциягә бердәм кушылды.

Бердәм рапатлылар яугирләр өчен токмач әзерлиБердәм рапатлылар яугирләр өчен токмач әзерли
Бердәм рапатлылар яугирләр өчен токмач әзерли

Бүген ул Рапат авылы мәдәният йортында дәвам итте. Мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре биредә бергәләп токмач әзерләде. Ризык махсус контейнерларга салынып, егетләр хезмәт икән адресларга озатылачак. Илебез өчен көтмәгәндә килгән бүгенге авыр сынау чоры үтеп китәр, әлбәттә. Изге эшкә мөмкинлектән чыгып һәркайсыбыз үз өлешен кертсә иде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас