

Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл биләмәләрендә гражданнарны кабул итүе – аның халык белән үзара эш итү төрләренең берсе. Хакимият җитәкчелеге халыкка якынрак һәм ачыграк булган саен ул нәтиҗәлерәк эшли. Авылларга барып гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү – халыкны борчыган мәсьәләләрнең бер өлешен турыдан-туры урыннарда хәл итү мөмкинлеген бирә. “Барлык мөрәҗәгатьләрне дә тиз арада карарга тырышабыз. Максатыбыз – һәркемне ишетү һәм көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү” – ди муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Узган атнаны ул районыбызның авыл биләмәләрендә гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә башлады. Иң тәүдә хакимият башлыгы Үрнәк авыл биләмәсендә булды. Бу биләмә үз эченә сигез авылда яшәүче ике меңнән артык халыкны берләштерә. Биләмә эченә кергән авылларның тормышында сизелерлек үзгәрешләр бара. Бу көнне муниципаль район хакимияте башлыгына юлларны тигезләү, фельдшер-акушерлык пункты түбәсен төзекләндерү, сууткәргеч үткәрү мәсьәләләре һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. 20 гыйнвар көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Яңа Балтач авыл биләмәсе авылларын берләштергән халык белән күзгә-күз очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне игътибар белән тыңлады. Биләмә халкын бүгенге көндә газ кертү, юлларга асфальт салу, су башнясы урнаштыру, җир участоклары бирү һәм башка сораулар борчый. Сорау-үтенечләр белән беррәттән Реканс Фәнил улы Ямалеевка бик күп рәхмәт сүзләре дә ишеттерделәр. Әйтеп үтәргә кирәк, узган вакыт эчендә Яңа Балтач авыл биләмәсендә уңай якка бик күп үзгәрешләр булды: биләмә территориясен төзекләндерү эшләренә күп көч салынды. Авыл халкы да бердәм булып, бер эштән дә читтә калмады, бүген дә туган авылы өчен бар күңелен салып яши. Муниципаль район хакимияте компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер сораулары буенча бүлек җитәкчеләренә йөкләмәләр бирелде, аларның үтәлеше район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның шәхси контролендә тора. Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү көннәре дәвам итә. Ул расланган график буенча үтә. Ачыктан-ачык сөйләшүләрдә кеше үзе хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Халык белән аңлашып эшләү – урындагы хакимиятнең уңышлы эшчәнлек нигезе. Район хакимияте башлыгы иртәгә, 23 гыйнварда Рәҗәп авыл биләмәсе халкы белән очрашырга ниятли. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә белдерде.