

Узган атнада Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә “Пушкин картасы” Федераль проекты кысаларында гимназиянең 8А сыйныф укучылары өчен “Ах, изге кичәләр! Бәйрәм итәргә вакыт җитте” дип исемләнгән әлеге бәйрәмгә багышланган чара оештырылды. Анда “Раз в Крещенский вечерок” дип аталган эчтәлекле иллюстратив-китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Бу көнне чарага җыелучылар чын бәйрәм атмосферасына чумдылар, Хач мануның хәзерге вакыттагы һәм элеккеге халык традицияләре һәм йолалары турында белделәр. Чараны оештыручылар театральләштерелгән формада ел дәвамында укучыларны нәрсәләр көтәчәген фаразлау өчен гадәти булмаган һәм кызыклы күрәзәлек итү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмадылар. Алар шулай ук В.А. Жуковскийның «Светлана», А. С. Пушкинның «Евгений Онегин» һәм башка рус язучылары әсәрләрендә яхшы сурәтләнгән багу төрләре турында сөйләделәр. Чарада каатнашучылар бу әсәрләрдән өзекләр дә укып ишеттерделәр. Кичә ахырында яшүсмерләр “Мишеньга эләк”, “Тылсымлы пималар”, “Мешалки” һәм башка төрле рус халык уеннарында һәм күңелле бәйгеләрендә катнашып, күңел ачтылар.